ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә ир-ат белән хатын-кыз сөрем исенә агуланып комага киткән

30 гыйнвар 2019, 16:22

Бу хәл Төзүчеләр проспектында 47нче йорттагы фатирларның берсендә булган.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәттә ир-ат белән хатын-кыз комага киткән. Алар сөрем газы белән агуланган, дип фаразлана. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 15.01 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтенә Төзүчеләр проспектында 47нче йорттагы фатирларның берсендә аңсыз хәлдә ир-ат белән хатын-кыз табылуы турында хәбәр килде», – диелгән ведомство хәбәрендә.

Зыян күрүчеләрнең шәхесләре һәм һәлакәт сәбәпләре ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10