ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан авиакомпаниясе Казаннан һәм Калининградтан Волгоградка рейслар ачты

30 гыйнвар 2019, 14:37

Очышлар 50 урынлы CRJ-200 һава судносында башкарылачак.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан авиакомпаниясе Казаннан һәм Калининградтан Волгоградка рейслар ачты. Бу хакта Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан башкаласыннан Волгоград шәһәренә очкычлар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә очачак. “Очу вакыты маршрут буенча бер сәгать ярым”, - диелә министрлык хәбәрендә.

Калининград-Казан-Волгоград рейсы чәршәмбе, ә Волгоград-Казан-Калининград маршруты буенча рейс шимбә көннәрендә башкарылачак. Татарстан башкаласындагы тукталышны исәпкә алып, юлдагы вакыт биш сәгатьтән артык булачак.

Пассажирларны 50 урынлы CRJ-200 һава судносында йөртәчәкләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10