ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Салкында тәрбияче онытып калдырган малай турында мәгълүматны Чаллы прокуратурасы тикшерә

30 гыйнвар 2019, 13:23

Әлеге хәл 24 гыйнварда Яңа шәһәрнең 44 комплексындагы “Рябинушка” балалар бакчасында булган.

(Яр Чаллы, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Яр Чаллы прокуратурасы балалар бакчасы тәрбиячесе тарафыннан салкында онытылып калган малай турындагы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта “Татар-информ”га күзәтчелек органында хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл 24 гыйнварда Яңа шәһәрнең 44 комплексындагы 7нче “Рябинушка” балалар бакчасында булган. Социаль челтәрләрдә барлыкка килгән мәгълүмат буенча, 6 яшьлек малай төркем белән урамга чыкканнан соң, 17 градус салкында үзе генә калган. Балага узып баручы ир-ат игътибар иткән. Ул бакча бинасы ишеге төбендә елап торган баланы күргән. Баланы эчкә кертсеннәр өчен, аңа ишеккә шакырга туры килгән.

“Әлеге хәбәр буенча хезмәт тикшерүе уздырылды. Көндез урамга чыккач, зурлар төркемендәге малай тау шуарга теләп, аның артында качып калган. Видеокамера язмалары каралды. Балалар бина эченә кереп киткәннән соң, бала 5 минут тирәсе урамда торган”, - диде Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының Белем бирү һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Винер Харисов.

Аның мәгълүматлары буенча, ир-ат баланы бакчага керткән вакытта тәрбияче аны эзләргә төшеп килгән була. Баланың әти-әнисеннән гафу үтенгәннәр. Ә төркем тәрбиячесе хезмәт вазифаларын намуссыз башкарган өчен дисциплинар җәзага тартылачак. Белем бирү һәм яшьләр эшләре идарәсе күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт әйтте.

“Салкын һавада баланы урамда калдыру факты буенча тикшерү уздырылачак. Аның йомгаклары буенча нәтиҗә ясалачак һәм чаралар күреләчәк”, - диделәр Чаллы прокуратурасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10