ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Дәрвишләр бистәсендә ике хатын-кызга һөҗүм иткән ирне тоткарлаганнар

30 гыйнвар 2019, 12:06

Һөҗүм иткән ир сәламәтлеккә авыр зыян салып, кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). Казаннның Дәрвишләр бистәсендә ике хатын-кызга һөҗүм иткән ир-атны кулга алганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хокук саклау органнары 42 яшьлек ирне тоткарлаган. Хәзерге вакытта ул сак астында. Кулга алынган ирнең "Сәламәтлеккә авыр зыян салып, саксызлык белән кеше үтерү" маддәсе буенча хөкем ителгәнлеге мәгълүм.

  • 25 гыйнварда 15 минут вакыт аралыгы белән, пычакка охшаган әйбер белән коралланган ир-ат 42 һәм 62 яшьлек ике хатын кызга һөҗүм иткән иде. Хатыннар икесе дә җинаятьчедән качып котылган. Әлеге факт буенча “Талау” маддәсе нигезендә җинаять эшләре ачылды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10