ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Түбән Каманың спортчы кызы дзюдо буенча республика беренчелегендә көмеш медаль яулады

29 гыйнвар 2019, 22:00

Түбән Каманың спортчы кызы дзюдо буенча республика беренчелегендә көмеш медаль яулады Февраль аенда Динара Хәмитова Идел буе федераль округы ярышларында катнашачак.

(Түбән Кама, 29 гыйнвар, "Татар-информ"). Түбәнкамалы Динара Хәмитова дзюдо буенча республика беренчелегендә көмеш медаль яулады. Әлеге уңышы нәтиҗәсендә, спортчы Татарстан җыелма командасы составына керде.   Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Февраль аенда Динара Хәмитова Идел буе федераль округы ярышларында катнашачак.

Спортчы кызның уңышларында тренерлары гына түгел, әти-әнисенең дә өлеше зур: әтисе Надирбәк Хәмитов Динара катнашкан Самара,Тольятти, Казан, Чистай, Яшел Үзән турнирларына барып, кызына һәрьяктан таяныч булып торган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10