ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Саратовта ике татар фильмы күрсәтеләчәк

29 гыйнвар 2019, 16:00 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Саратовта ике татар фильмы күрсәтеләчәк «Татаркино» оешмасы Саратов өчен республика прокатында иң уңышлы барган фильмнарны сайлаган.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). «Мулла» һәм «Корыч» татар фильмнары Саратовта күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татаркино» оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

Саратов шәһәрендә Татарстан киносы көннәре 15 һәм 16 февраль көннәрендә үткәрелә. Мәдәни чара Саратов өлкәсе татарлары инициативасы белән оештырылган.

Фильмнар «Дом кино» кинотеатрында күрсәтелә.

  • «Мулла» фильмы 2018 елда режиссерлар Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров тарафыннан төшерелде. Продюсер – Миләүшә Айтуганова. «Корыч» фильмының сценарий авторы, режиссеры һәм продюсеры да Илфат Камалиев үзе.

«Татаркино» оешмасы Саратов өчен республика прокатында иң уңышлы барган фильмнарны сайлаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10