ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда тиешсез урында юл аркылы чыккан пенсионерны троллейбус бәрдергән

29 гыйнвар 2019, 11:07

Юл һәлакәте кичә иртән Мәүлетов урамындагы 14нче йорт каршында булган.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда тиешсез урында юл аркылы чыккан пенсионерны троллейбус бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 10.20 сәгатьтә Мәүлетов урамындагы 14нче йорт каршында троллейбус йөртүче тиешсез урында юл аркылы чыккан 68 яшьлек хатын-кызны таптаткан», - дип искәрттеләр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Нәтиҗәдә, зыян күрүче төрле тән җәрәхәтләре алган.

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10