ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Новосибирскида “Татар егете-2019” исеменә лаек булучыны ачыклыйлар

28 гыйнвар 2019, 21:22

Бәйгедә әти-әнисе (яисә әти-әнисенең берсе) татар милләтеннән булган 15-25 яшьлек егетләр көчләрен сынарга хокуклы.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). 17 февраль көнне Новосибирск каласында “Татар егете-2019” өлкәкүләм бәйге җиңүчеләрен ачыклаячаклар. Бу хакта җирле татарларның мәдәни үзәге хәбәр итә.

Бәйгедә әти-әнисе (яисә әти-әнисенең берсе) татар милләтеннән булган 15-25 яшьлек егетләр көчләрен сынарга хокуклы.

Татар халкының милли-мәдәни гореф-гадәтләрен яшьләргә җиткерү, ир-егетләнең ролен ныгыту максатыннан оештырыла торган конкурста өлкәнең һәр районыннан бер егет катнаша ала.

“Татар егете-2019” исеменә лаек булу өчен егетләр биш этапны узарга тиеш.

Катнашучыларга иң элек жюрига “Татар егете – татармын” темасына визит карточкасын күрсәтергә; “Тәне сауның – жаны сау!” спорт ярышында җиңәргә, “Серле сандык”, “Талантлы кеше — бөтен җирдә талантлы!” викториналарында барыннан да өстен чыгу кирәк.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар 8 февральгә кадәр кабул ителәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10