ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда шәхси йортта янгында ир-ат төтенгә тончыгып үлгән

28 гыйнвар 2019, 16:41

Фаҗига бүген көндез шәһәрнең Авиатөзелеш районындагы Вильямс урамында килеп чыккан.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда шәхси йортта чыккан янгында ир-ат төтенгә тончыгып һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Шәһәрнең Авиатөзелеш районында Вильямс урамындагы кечкенә шәхси йортта чыккан янгын турында хәбәр бүген 14.45 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына алынды», – дип ачыкладылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергән. Йортның янган конструкцияләрен актарганда янгын сүндерүчеләр йорт янындагы янкормада ир-ат мәетен тапкан. Беренчел фаразлар буенча, ир-ат төтен белән агуланып һәлак булган.

Янгын мәйданы 20 квадрат метр мәйданны тәшкил иткән. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10