ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Алексей Песошин яшьләрне экстремистлар тәэсиреннән саклап калу бурычын куйды

28 гыйнвар 2019, 16:28 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин яшьләрне экстремистлар тәэсиреннән саклап калу бурычын куйды Хөкүмәт башлыгы социаль челтәрләргә күбрәк игътибар бирү кирәклеген әйтте.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, яшьләрне экстремистлар тәэсиреннән саклап калу өчен социаль челтәрләргә күбрәк игътибар бирү зарур. Бу хакта ул ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

“Экстремистик идеологияләргә каршы көрәш мөһим юнәлеш санала. Яшьләрне экстремистларның җинаятьчел тәэсиреннән саклау, яшьләр даирәсендә экстремизм куркынычы таралуына, радикаль иҗтимагый дини оешмаларның эшчәнлегенә чик кую – эчке эшләр органнарының өстенлекле бурычларының берсе булып кала”, - дип белдерде Алексей Песошин.

Аның сүләренчә, социаль челтәрләргә күбрәк игътибар бирү зарур. “Экстремистлар һәм радикаллар аларны һаман да ешрак яшьләрне экстремистик гамәлләргә берләштерү һәм популярлаштыру өчен коммуникацион мәйданчыклар буларак куллана”, - диде Песошин.

Хөкүмәт башлыгы мәгълүмати технологияләр өлкәсендә җинаятьләргә каршы көрәшкә җитди игътибар юнәлтү кирәклеген ассызыклады. Ул электрон акчалар аша урлау фактлары теркәлгәнен, наркотиклар белән эш итүчеләрнең дә наркотикларны кул катнашыннан башка, Интернет, моменталь электрон түләүләр аша сатуларын әйтте.

Алексей Песошин бүген экстремистик эшчәнлектә шикләнелгән һәм оешкан җинаятьчелеккә катнашы булган кешеләрнең кулларына корал төшерүгә дә ышанычлы хокукый киртәләр булмавын билгеләп узды. “Бу мәсьәләләрне федераль дәрәҗәдә генә хәл итеп була”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10