ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда 600 мең сумга бозымны бетерергә вәгъдә иткән Кемерово алдакчысын тотканнар

28 гыйнвар 2019, 16:08

«Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда полицейскийлар Кемерово өлкәсеннән булган алдакчыны тотканнар. Ул шәһәрдә яшәүче ханымнан үлемгә салынган бозымны алам дип, 600 мең сум акча таләп иткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Полициягә гариза белән шәһәрдә яшәүче 44 яшьлек ханым мөрәҗәгать итте. Зыян күрүче 2018 елның апреленнән сентябрь аена кадәр үзен савыктыручы дигән билгесез кешегә 600 мең сумга якын акча биргәнен аңлатты», - дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Зыян күрүченең савыктыручы белән беренче тапкыр очрашуы узган елның апрелендә Казанның Яңа Савин районында сәүдә үзәге янында булган. Таныш булмаган хатын үзен күрәзәче дип таныштырган һәм аңарда үлем бозымы салынуына ышандырган. Курыккан хатын-кыз берничә тапкыр мошенник фатирына сеансларга барган. Ярты ел эчендә хатын ялганчыга 600 мең сум тирәсе акча биргән.

Бераздан соң гына Казанда яшәүче ханым аферист корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Тәртип сакчылары фаразланган җинаятьченең шәхесен ачыклый һәм аны шәһәрнең бер вокзалы янында тоткарлый. Кемерово өлкәсендә яшәүче күрәзәче булып чыга ул. Инде берничә тапкыр Казанга «җинаятьчел гастрольләргә» килгән була. Бер килүендә шикләнелүче Лаврентьев урамында фатир ала, анда үзенең тылсымлы сеансларын үткәрә.

Моннан тыш, мошенник газеталарда төрле чирләрдән дәвалау һәм ритуаль йолаларны үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтү турында игъланнар урнаштырган. Бүгенге көндә аферистканың алдау корбаны булган һәм ялганчыга үз акчаларын биргән берничә шәһәр кешесе аны таныган.

Полицейскийлар тоткарланучының башка шундый ук җинаять эпизодларына катнашы барлыгын тикшерә. «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полицейскийлар тоткарланучың гамәлләреннән зыян күргән кешеләрнең «Савиново» полиция бүлегенең кизү частенә: (843) 291-42-12, 291-42-01, 8-960-047-55-68 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорый
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10