ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яр Чаллыда «Олимп» транспорт компаниясе җитәкчелегендә тентүләр узды

28 гыйнвар 2019, 15:43

Тикшерү фаразлары буенча, компания салымнардан качу өчен бер көнлек фирмаларны җәлеп итү схемасын кулланган.

(Чаллы, 28 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Яр Чаллыда «Олимп» танспорт компаниясе җитәкчелегендә тентүләр узды. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Тентүләр «Олимп» транспорт компаниясе җитәкчесе һәм баш хисапчысы йортларында узды. Икесе дә узган ел ук кузгатылган җинаять эше фигурантлары булып тора. Ул вакытта аларга салым түләүдән качуда гаеп белдерелгән.

Хәзер эштә ике эпизод бар. Бер очракта казнага 12 миллион сум күләмендә зыян килгән. Компания җитәкчелеге аны каплаган. Икенчесендә сүз 68 млн сум турында бара. Җинаять эше фигурантлары үз гаепләрен танымыйлар.

Агентлык чыганагы раславынча, транспорт компаниясе бер көнлек фирмаларны салым түләүдән качу өчен файдаланган. Алар, документларга караганда, бенефициарга билгеле бер хезмәт күрсәткән, чынлыкта исә хезмәт күрсәтелмәгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10