ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда яшүсмерләр тарафыннан кыйналган ир-атның үлеме турындагы эш буенча суд башланды

28 гыйнвар 2019, 14:48

Суд процессы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләреннән башка гына узачак.

(Чаллы, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмммәтдинова). Чаллыда кисәтү ясаган өчен яшүсмерләр тарафыннан кыйналган ир-атның үлеме турындагы эш буенча суд башланды.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, узган елның 17 июлендә 32нче комплекста 49 яшьлек ир-ат йорт яны территориясендә көнбагыш чирткән яшүсмерләргә кисәтү ясый. Яшүсмерләр моңа җавап итеп иргә йодрыклары белән ташлана һәм аны кыйнап үтерә.

Соңрак сугыш чукмарларының берсенә, 16 яшьлек үсмергә карата җинаять эше кузгатыла.

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров агентлыкка хәбәр иткәнчә, суд-медицина экспертизасы ир-атның ишемия авыруы нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашуын күрсәткән. Моннан тыш, зыян күрүченең тәнендә төрле җәрәхәтләр ачыкланган.

Суд процессы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләреннән башка гына узачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10