ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Сызраньда беренче мәчет салдырган Абдулхак Хәмитов хакында фильм төшереләчәк

28 гыйнвар 2019, 11:19

Сызраньда беренче тапкыр "Хәмитов укулары" уздырылды.

 

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Сызрань мөселманнары беренче тапкыр уздырган “Хәмитов укулары”нда Абдулхак Хәмитов истәлегенә фильм төшергә карар кылган. Бу хакта җирле татарларның “Туган тел” мәдәни үзәге хәбәр итә.

 

  • Абдулхак Хәмитов -  Сызрань каласында 1990 елда беренче мәчет салдыручыларның берсе. Ул узган ел, 94 яшендә вафат булган иде.

“Хәмитов укулары”нда автономиягә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышканнар. Абдулхак Хәмитов истәлегенә фильм төшерергә карар кылынган. Шулай ук, Сызрань мөселманнары өчен күп эшләр башкарган шәхес исемен истәлек тактасы белән мәңгеләштерергә планлаштырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10