ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әтнәдә хоккей ярышларында җиңүчеләр билгеле булды

27 гыйнвар 2019, 19:00 , Фото: atnya-rt.ru/

Әтнәдә хоккей ярышларында җиңүчеләр билгеле булды Җиңүчеләргә медальләр, истәлек бүләкләре тапшырылды.

(Әтнә, 27 гыйнвар,  “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнәдә мәктәп укучылары арасында хоккей ярышы узды. Ул спартакиада кысаларында, гадәттәгечә, унберьеллык һәм төп мәктәп командалары арасында үткәрелде. Бу турыда җирле басма яза.

Олылар арасында Әтнә хоккей лигасы уеннары дәвам иткәндә, мәктәп укучылары арасында да хоккей бәйгесе үткәрелүен сөенеп кабул иттек. Яхшы уен күрсәтүләре белән горурландык та. Нәтиҗә дә ике төр мәктәп укучылары арасында ясалды, диелгән хәбәрдә.

Унберьеллык мәктәп командалары арасында 1 урында Күәм мәктәбе, 2 урында Бәрәскәмәктәбе, 3 урында -Олы Әтнә мәктәбе, 4 урында – Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы

Төп мәктәп командалары арасында: 1 урында Олы Мәңгәр мәктәбе, 2 урында Яңа Шашы мәктәбе, 3 урында Түбән Көек мәктәбе.

Җиңүчеләргә медальләр, истәлек бүләкләре тапшырылды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10