ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Җырчы Эльвира Хамматова укытучы булып урнашкач, эшнең татар теле белəн бəйле булуына сөенə

27 гыйнвар 2019, 16:55 , Фото: Салават Камалетдинов

Җырчы Эльвира Хамматова укытучы булып урнашкач, эшнең татар теле белəн бəйле булуына сөенə Аның фикеренчə, 27 гимназиядə рəхəтлəнеп татар телендə сөйлəшеп була.

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татар эстрадасы җырчысы Эльвира Хамматова Казан шәһәренең татар телендә белем бирә торган 27 гимназиягә оештыру эшләре буенча укытучы булып урнашкан. Ул "Татар-информ" хәбәрчесенә эшенең татар теле белән бәйле булуы сөендергәнен әйтте.

"27нче гимназиягə килеп эләккәч тә, эш урынымның татар теле белән бәйле булуы сөендерде. Монда рәхәтләнеп саф татар телендә сөйләшеп була", - диде Эльвира Хамматова.

"Моңа кадәр үземдә укытучылык сәләте яшәгәнен белмәгән идем. Ул безнең нәселдә, канда бар: әнием татар теле һәм әдәбияты укытучысы булды, абый да физкультура буенча тренер булып озак еллар эшләгән кеше", - диде ул.

"Татар телен белүчеләрнең саны арта бармый дип саныйм. Кызганыч, гаиләләребездә татар телен белүче балалар сирәгәя. Күп кенә әти-әниләр балаларын тормышка яраклаштыру өчен, рус, инглиз теле белән мавыктыра, татар теле соңгы планда кала", - ди җырчы.
 
Эльвира Хамматова үзенең улын курыкмыйча татар телендә белем бирә торган мәктәптә укытырга телəвен əйтте.

"Без гаиләдә татарча гына сөйләшәбез. Әмма бала үзенә кирәкле мәгълүматны читтән ала. Шуңа күрә телне гаиләдә никадәр күбрәк саклап калырга теләсәң, шулкадәр аның киләчәге өметле булыр дип уйлыйм. Мәктәптә бер-ике сәгатьлек татар теле дәресен кертеп кенә телне бик үк саклап калып булмый", - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10