ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Свердловск өлкәсендә «Татар кызы-2019» бәйгесенә әзерләнәләр

27 гыйнвар 2019, 15:00 , Фото: tatar-congress.org

Свердловск өлкәсендә «Татар кызы-2019» бәйгесенә әзерләнәләр Эшче төркем утырышы барышында оештыру мәсьәләләре каралды, конкурсны үткәрү вакыты һәм урыны билгеләнде.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсендә «Татар кызы-2019» бәйгесенә әзерләнәләр. 25 гыйнвар көнне Свердловск өлкәсенең Даими вәкиллеге бинасында халыкара конкурсның төбәк сайлап алу этабын әзерләү һәм үткәрү буенча эшче төркем киңәшмәсе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшче төркем утырышы барышында оештыру мәсьәләләре каралды, конкурсны үткәрү вакыты һәм урыны билгеләнде. Свердловск өлкәсендә «Татар кызы-2019» халыкара конкурсының төбәк сайлап алу этабы 2019 елның 27 апрелендә Түбән Серга муниципаль районының Әрәкәй авылы мәдәният йорты базасында узачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10