ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кырым мөфтиятендә балалар өчен татар теле курслары эшли башлады

27 гыйнвар 2019, 15:24

Дәресләр һәр якшәмбе 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр уза.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең “Файдалы гыйлем” мәдәни-агарту үзәгендә 7-8 һәм 9-10 яшьлек балалар өчен татар телен өйрәнү курслары ачылган. Бу хакта Россия мөселманнары сайтында хәбәр ителә.

Программа «Сөйләм культурасы. Сөйләм этикеты» курсы программасы нигезендә төзелгән. Һәр дәрес үз эченә тел һәм аралашу культурасы буенча материалны ала.

Программага диалоглар, әкиятләр инсценировкалары белән эшләү кертелгән. Рольләп уку, сөйләм ситуацияләре һәм башкалар бар.

Болар барысы да телдән яки укылган текстның эчтәлеген аңларга, сөйләшүгә ярдәм итәргә, үзеңә диалог төзергә, хис-кичерешләр белән уртаклашырга һәм сорауларга җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Дәресләр һәр якшәмбе 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр уза.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10