ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рабит Батулла Әлфия Афзалова һәм Илһам Шакиров исемнәрен Гиннесс китабына кертер иде

26 гыйнвар 2019, 13:24 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Рабит Батулла Әлфия Афзалова һәм Илһам Шакиров исемнәрен Гиннесс китабына кертер иде "Аларның сәхнәдә 70 ел хезмәт итүләре Гиннесска кертерлек факт", - ди танылган татар язучысы.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Илһам Шакиров белән Әлфия Афзалова исемнәре Гиннесс дөнья рекорд китабына кертелергә тиеш. Бу фикерен күренекле татар язучысы Рабит Батулла кичә Мәрҗани мәчетендә мәрхүм Илһам Шакировның җидесенә багышланган мәҗлестә әйтте.

“Пугачевалар фәлән ел җырлый, ә Әлфия белән Илһам 70 ел җырладылар. Бу бит инде күптән Гиннесска кертерлек факт. Ни өчен без куркак? Әллә инде без маңкортмы? Нигә бу турыда хөкүмәт белән килешеп, без бу кешеләрне Гиннесска әзерләмәдек?” – дигән сорау куйды Рабит Батулла.

“Алар икәү Союзны егерме тапкыр әйләнеп чыктылар. Нигә аларга СССР халык артисты исеме бирелмәде? Әллә без кадерле кешеләребезне бәһаләп бетерә белмибезме? Башкалар биш-алты җыр җырлап халык артистын алдылар. Бәлки, лаек булганнардыр, ләкин Әлфия белән Илһам лаеграк”, – диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10