ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәү өлкәсе халыклары фестивалендә татар ризыгы һәм милли кием белән таныштырачаклар

26 гыйнвар 2019, 12:11

2 февральдә Пушкино шәһәрендә узачак фестивальдә концерт программасы, кышкы уеннар, викториналар, чана, чаңгыда шуу һ.б. булачак.

(Мәскәү, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Наилә Исхакова). 2 февральдә Пушкино шәһәрендә Мәскәү өлкәсе халыклары фестивалендә  татар ризыклары тәкъдим ителәчәк, милли киемнәр күрсәтеләчәк. Бу хакта "Татар-информ"га фестивальне оештыручы Рафек Вәлитов хәбәр итте.

Фестивальне оештыручы сүзләренчә, чарада төрле милләт вәкилләре катнашачак. "Халкыбызның мәдәнияте белән таныштырыр өчен, фестивальдә катнашучыларга без татар ризыкларын тәкъдим итәчәкбез, милли киемнәрне күрсәтәчәкбез", - диде ул.

"Безнең туган ягыбызда, Түбән Новгород өлкәсендә электән үк кышкы уеннар оештырылган. Мәскәүнең үзендә һәм Мәскәү өлкәсендә якташларыбыз күп булганга күрә, без Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәрендә фестиваль уздырырга булдык", - диде Рафек Вәлитов.

Фестивальнең ачылу тантанасы 12:00 сәгатькә планлаштырылган. "Чарада катнашучыларны кышкы уеннар, викториналар көтә. Шулай ук концерт программасы, чана, чаңгыда һәм тау шуу да каралган. Намаз уку өчен аерым мәйданчык, балалар комплексы да булачак", - дип әйтте Рафек Вәлитов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10