ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татар яшьләре опера аша үз Такташларын эзлиләр

25 гыйнвар 2019, 16:53 , Фото: Владимир Васильев

Татар яшьләре опера аша үз Такташларын эзлиләр “KazanOperaLab” иҗат лабораториясе кысаларынңа композитор Ильяс Камал Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосына “Минем Такташ” операсын язган.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар иҗатчы яшьләре Такташны опера жанры аша аңларга тырышалар. Сүз Ильяс Камалның Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосына язылган “Минем Такташ” операсы турында бара. Әсәрне Лилия Әхмәтова сәхнәләштерә.

“Безнең операбыз өлешчә биографик булса, өлешчә ул яшәгән чорның каршылыкларына бәйле”, - диде яшь композитор Ильяс Камал Татарстан мәдәният министрлыгында “KazanOperaLab” иҗат лабораториясендә катнашучылар белән үткән матбугат конференциясендә.

Февраль аенда Тинчурин театрында “Sforzando” башкару сәнгатен үстерү фондының “KazanOperaLab” иҗат лабораториясе эшләре тәкъдим ителәчәк. Проект кысаларында өч спектакль чыгарыла. Аларның икесе әзер. “1+6” һәм “Бледно-голубая точка” спектакльләренең премьерасы 4 февральгә билгеләнгән.

Әлегә өченче операның көне төгәл билгеле түгел. Аның февраль азагында буласы гына әйтелә. Оештыручылар моны команданың эшләп өлгерә алмавына бәйләп аңлата.

Операда Такташ партиясен Артур Исламов, Шагыйрь хатынын Эльза исламова, яшь шагыйрьне Илгиз Мөхетдинов башкара.

Опера “Sforzando” яшьләр оркестры белән берлектә башкарыла. Дирижер – Ильяс Камал үзе.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10