ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Буа янында ике баланың гомере өзелгән юл һәлакәтенең фотолары чыкты

25 гыйнвар 2019, 11:40 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Буа янында ике баланың гомере өзелгән юл һәлакәтенең фотолары чыкты Авария Казан–Ульяновск трассасының 112нче километрында булган.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Буа янындагы юлда ике баланың гомере өзелгән юл һәлакәтенең фотолары чыкты. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә кич Казан–Ульяновск трассасының 112нче километрында Буадан ике чакрым ераклыкта җиңел автомобиль, каршы як полосага чыгып, «МАН» йөк машинасы белән бәрелешкән.

Урынга килгән 111нче янгын-коткару часте һәм 1нче зона янгын-коткару часте хезмәткәрләре гидравлик авария-коткару коралы ярдәмендә җиңел автомобиль салоныннан машина йөртүче һәм пассажирларны алып, табибларга тапшырган.

Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән моннан алдарак хәбәр итүләренчә, «Ниссан»ның ике пассажиры (алты һәм җиде яшьлек балалар) хастаханәдә үлгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10