ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Музыкант Ильяс Камал борынгы уен коралларын концертларында кулланырга ниятли

25 гыйнвар 2019, 11:52 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Музыкант Ильяс Камал борынгы уен коралларын концертларында кулланырга ниятли "Татарларның уен кораллары дисәң, кешеләр баян белән сыбызгы курайны гына атый ала”, - ди композитор.

(Казан, 25 гыйнвар “Татар-информ). Музыкант һәм композитор Ильяс Камал киләчәктә борынгы төрки уен коралларын сәхнәгә чыгарып, концертларында кулланырга планлаштыра. Бу хакта ул “Интертат” газетасына биргән интервью вакытында әйтте.

“Бик күп борынгы уен кораллары онытылды. Шәхсән мин аларны концертларыма кертер идем. Алар булмагач, мин казахныкында, башкортныкында уйнап булса да, аларны искә төшерү процессын башлар идем. Андый планнар бар”, - диде ул.

“Татарларның уен кораллары дисәң, кешеләр баян белән сыбызгы курайны гына атый ала. Хәзерге төрки кардәшләрдә булган бик күп кораллар бездә дә булган. Кыл кубыз, саз, думбра аларда әле дә кулланыла. Борынгы уен коралларыбызны торгызырга кирәк дип саныйм”, - диде музыкант.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10