ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстан Пенсия фонды пенсиягә өстәмә акча турында ялган хәбәр таратучылар булуын кисәтә

25 гыйнвар 2019, 11:19

Мошенниклар төрле мессенджерлар аша пенсиягә, имештер, 2019 елда совет стажы өчен тиешле өстәмә турында хәбәрләр җибәрә.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Пенсия фонды мошенниклар пенсиягә өстәмә акча турында ялган хәбәр тарата дип кисәтә. Бу хакта оешманың порталында хәбәр ителә.

Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, мошенниклар төрле мессенджерлар аша пенсиягә, имештер, 2019 елда совет стажы өчен тиешле өстәмә турында хәбәрләр җибәрә.

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге шикле очраклар турында (843) 279-27-27 телефоны аша Пенсия фондының элемтә үзәгенә хәбәр итүне үтенә. 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10