ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бөгелмәдә газ белән агулану фактлары буенча эшлекле киңәшмә узды

25 гыйнвар 2019, 06:00 , Фото: bugulma-tat.ru

Бөгелмәдә газ белән агулану фактлары буенча эшлекле киңәшмә узды Гражданнарның һәр мөрәҗәгатен шәхси тәртиптә эшләп бетерергә кушылды.

(Бөгелмә, 25 гыйнвар, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмә мэриясендә кешеләрнең газ белән агулануы, шул исәптән үлем белән тәмамланган очракларны һәм җинаятьләрне кисәтү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров үткәрде.

19 гыйнварда Бөгелмәдә ир-ат һәм ике бала газ белән агуланган, бер яшүсмер һәлак булган. Фаҗигагә бәйле рәвештә идарәче компания һәм хезмәт күрсәтүче оешма тарафыннан вентиляция һәм төтен юлларын тикшерү үткәрелде, - дип сөйләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков.

Киңәшмәдә соңгы еллар статистикасы яңгырады. 2017 ел эчендә Бөгелмә үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә төрле дәрәҗәдәге газ белән агулану диагнозы куелган 9 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның өчесе бала. Алты кеше хастаханәгә урнаштырылган, шуларның өчесе балалар.

2018 елда 27 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның җидесе балалар, 16 кеше хастаханәгә салынган, шуларның дүртесе бала.

Киңәшмә ахырында Линар Закиров махсус төркем булдырырга һәм Белинский урамы, 7 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортны җентекләп тикшерергә кушты.

Гражданнарның һәр мөрәҗәгатен шәхси тәртиптә эшләп бетерергә кушылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10