ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Пензада "Татар кызчыгы. Нәни энҗеләр" өлкәкүләм бәйгесенең җиңүчеләрен ачыклыйлар

24 гыйнвар 2019, 20:16 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Пензада Өлкәкүләм конкурста 7-10 яшьлек кызлар ярышачак.
(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). 27 гыйнвар көнне Пензада "Татар кызчыгы. Нәни энҗеләр" бәйгесенең җиңүчесен ачыклаячаклар. Бу хакта Пенза татарлары автономиясе хәбәр итә. 
 
Өлкәкүләм конкурста 7-10 яшьлек кызлар ярышачак. Моңа кадәр алар районкүләм бәйгедә җиңү яулаган. 
 
Район ярышларында кызлар музыкага, шигъриятькә, аш-суга осталыкларын күрсәткән. Жюри әгъзалары аларның пилмән ясау осталыгын тикшергән. Шулай ук катнашучылар хөкемдарларга татар халык ризыкларын тәкъдим иткән. Бу эштә аларга әниләре, әбиләре ярдәмгә килгән. 
 
Бәйгенең максаты - татар халкының гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү. Яшь буынга җиткерү максатыннан, тарих, ана телен, мәдәни һәм рухи мирасны өйрәнү, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10