ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Магнитогорск мөселманнары яңа имам сайлаган

24 гыйнвар 2019, 20:08 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Магнитогорск мөселманнары яңа имам сайлаган Элеккеге имам Өлфәт хәзрәт Шакиров узган елның декабрь аенда вафат булган.
(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә, 23 гыйнвар көнне Магнитогорск мөселманнары яңа имам сайлаган. Бу хакта җирле татарларның "Ялкын" милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Моңа кадәр бу вазифаны Өлфәт хәзрәт Шакиров үтәгән. Ул узган елның декабрь аенда вафат булган. 
 
Имам вазифасына 4 кеше дәгъва кылган. Сайлауларда 300гә якын кеше катнашкан. Аларның 89 проценты диярлек тавышларын Ильяс Гафаровка биргән. 
 
Яңа имам Магнитогорскиның Сульякяр мәчете имамы ярдәмчесе һәм Ислам дине нигезләре буенча укытучы булып эшли.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10