ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

WorldSkills чемпионатында якындагы биш-ун елда популяр булачак эш урынын күрсәтәчәкләр

24 гыйнвар 2019, 19:28 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

WorldSkills чемпионатында якындагы биш-ун елда популяр булачак эш урынын күрсәтәчәкләр “Яшь профессионаллар” берлеге генераль директоры Роберт Уразов чемпионатта үткәреләчәк төп инициативалар турынада сөйләде.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). WorldSkills Kazan 2019 Дөньякүләм чемпионатында барлыгы 56 компетенция эшләячәк. Шуларның бер павильонында якындагы биш-ун елда дөньяда популяр булачак заманча эш урынын күрсәтәчәкләр. Бу хакта Казан Ратушасында “Яшь профессионаллар” берлеге генераль директоры Роберт Уразов сөйләде.

“Россия WorldSkills чемпионатын уздыруга гариза биргәндә инициативаларга күрсәтмә бирде һәм хәзерге вакытта аларны тормышка ашыра. Беренче инициатива – эшкә урнашу. Махсус павильон булачак, анда чемпионатның барлык катнашучылары да якындагы биш-ун елда дөньяда популяр булачак заманча эш урынын күрә алачак”, - диде ул.

Икенче инициатива – киләчәк һөнәрләр ярышлары. “Хәзерге вакытта күп кенә әйберләр автоматлаштырыла, кешегә эшләргә җиңеләя бара. Шул исәптән, балалар да теге яки бу һөнәргә кече яшьтән үк яраклаша бара. Шуңа күрә ярышларда ундүрт яшьлекләрне күрү гаҗәп түгел. Башка илләрдә дә ярышлар зур ихтыяҗ тудыра һәм катнашучыларның саны арта бара”, - дип сөйләде Роберт Уразов.

Өченче инициатива – эш программалары. “Безгә регионнардан 50 команданың булуы бик мөһим. Алар көллиятләргә, ресурс үзәкләргә ИТ-технологияләрне кертеп җибәрә алыр иде”, - дип белдерде ул.

  • WorldSkills чемпионатының ярыш программасы алты тематик өлешкә бүленгән: төзү сферасы, информацион һәм коммуникацион технологияләр, сәнәгать җитештерүе, гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү, булышлык хезмәте, иҗат һәм дизайн. Һәм ул 56 компетенциядән гыйбарәт.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10