ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

WorldSkills чемпионаты илчесе: Казанда милли ашларның төрлелеге шаккаттыра

24 гыйнвар 2019, 18:24 , Фото: Рамиль Гали

WorldSkills чемпионаты илчесе: Казанда милли ашларның төрлелеге шаккаттыра Константин Ивлев сүзләренчә, Казанда ресторан бизнесы алга киткән.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). WorldSkills Kazan 2019 Дөньякүләм чемпионатының яңа илчесе итеп күренекле шеф-повар һәм кулинар программалар алып баручы Константин Ивлев сайланды. Ул Казанда милли ашларның күплеген һәм төрлелеген билгеләп узды. Бу хакта ул Казан Ратушасында сөйләде.

“Казан – Россиянең туристик үзәкләренең берсе. Шуңа күрә Казанда милли ашларның төрлелеге шаккаттыра. Чынлап әйтәм, Мәскәү һәм Санкт-Петербургка караганда сездә төрле милли ашлар күбрәк. Мәскәүдә коймак кына шул”, - диде илче.

“Казанда ресторан бизнесы милли кухня ягыннан Санкт-Петербург һәм Мәскәүдәге булган дәрәҗә белән бертигез үсештә. Миңа калса, бу сезнең тарихи мәдәниятегезгә бәйле. Мондагы җирле халык милли ашларны ярата һәм бик яхшы пешерә белә”, - диде ул.

“Казанда еш булырга туры килә. Тапшырулар да монда төшерелә, үземнең тәҗрибәм белән уртаклашырга киләм. Казанның соңгы 10-15 елда булган үзгәрешләре бары тик яхшы күренеш диясем килә. Казанга һәрвакыт шатланып кайтам”, - дип сөйләде Константин Ивлев.

“Илче, беренче чиратта, һөнәрне популярлаштыру белән шөгыльләнә. Мин кунакханәдәге ресторан бизнесы белән генә чикләнмәячәкмен, башка сфераларда да эшләргә ниятлим. Казанда милли ашлар базары шактый кызыклы һәм ул әле алга таба да үсәчәк”, - диде илче.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10