ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алексей Песошин Кама Тамагы районының яңа башлыгы турында: Райондагы проблемалар аңа таныш

24 гыйнвар 2019, 15:19 , Фото: архив/Михаил Захаров

Алексей Песошин Кама Тамагы районының яңа башлыгы турында: Райондагы проблемалар аңа таныш Наил Вазыйхов үзен социаль-җаваплы лидер, үз эшенең остасы буларак күрсәтте, диде Татарстан Премьер-министры.

(Кама Тамагы районы, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Кама Тамагы районының яңа башлыгы Наил Вазыйховка муниципаль берәмлектәге проблемалар яхшы таныш. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин районы советы утырышында шул хакта белдерде.

  • Бүген Кама Тамагы район советы депутатлары районның яңа башлыгы итеп «Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы» ЯАҖ генераль директоры Наил Вазыйховны сайлады.

Алексей Песошинга «Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы» ЯАҖ генераль директоры кандидатурасын депутатлар каравына чыгарырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмә биргән.

Наил Вазыйхов үзен социаль-җаваплы лидер, үз эшенең остасы буларак күрсәтте, диде Алексей Песошин. «Эш тәҗрибәсе һәм идарә итү өлкәсендәге күнекмәләре, кешелек сыйфатлары, районның үзенчәлекләре белән таныш булуы аңа муниципаль берәмлек белән уңышлы җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам», - дип өстәде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Ул Наил Вазыйховка агросәнәгать комплексын савыктыруга аерым игътибар бирергә киңәш итте. Районда уңайлы бизнес-климат булдыру актуаль бурыч рәтендә кала. Моннан тыш, туризм - эшкуарлыкны үстерүдә перспективалы юнәлешләрнең берсе. Бу өлкәдә Кама Тамагы районының өстенлекләре бәхәссез.

«Татарстан өчен Кама Тамагы районы – перспективалы үсеш нокталарының берсе. Республика Хөкүмәте районның алдагы уңышлы үсешенә зур өметләр баглый. Бу юнәлештә без сезгә тиешле ярдәм күрсәтәчәкбез», - дип сүзен йомгаклады республика Премьер-министры.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10