ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills җитәкчеләренә җылы бүрекләр бүләк иткән

24 гыйнвар 2019, 13:05 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills җитәкчеләренә җылы бүрекләр бүләк иткән "Без һава торышына яраклашырга тиеш", - ди WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли һәм WorldSkills International оешмасының башкарма директоры Дэвид Хоуига салкын һава торышы булганлыктан җылы бүрекләр бүләк иткән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында Саймон Бартли хәбәр итте.

“Казанга килгән саен төрле һава торышы була: йә салкын, йә эссе вакытка туры киләбез. Без моңа бик шат, чөнки һава торышын алмаштырып булмый, без аңа яраклашырга тиеш. Шуның өчен дә без Татарстан Президентына рәхмәтлебез. Ул безгә җылы бүрекләр бүләк итте”, - диде Саймон Бартли.

“Чемпионатка калган вакытны саный торган стеланы ачканда без бу бүрекләрне киеп тагын да җылынырбыз”, - дип сөйләде ул.

  • Искәртеп үтик, бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли эшче һөнәрләр буенча WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионаты башланырга ничә көн калганын саный торган стела ача. Чарада шулай ук РФ вице-премьеры Татьяна Голикованың да катнашуы көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10