ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

WorldSkills International башлыгы киләчәктә кирәкле булачак һөнәрләрне атады

24 гыйнвар 2019, 12:52

WorldSkills International башлыгы фикеренчә, WorldSkills International яшьләрнең киләчәге өчен зур алгарыш булачак.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли киләчәктә чәчтарашчы да, пешекче һөнәрләре дә кирәкле булачак дип саный. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте йортында очрашуда сөйләде.

“Шуны әйтә алам: безгә киләчәктә чәчтарашчы да, пешекче дә кирәкле булачак. Әмма без күз алдына да китерә алмаган яңа профессияләр килеп чыгарга мөмкин”, - диде ул.

“Якын киләчәктә нинди профессияләр алдынгы урында торачагын белсәм, мин миллиардер булыр идем, нәкъ шул профессияләрне үстерер өчен барлык көчемне юнәлтер идем. Әмма шуны билгеләп үтәсем килә, иң мөһиме – кеше акылы. Акыл ярдәмендә генә нәрсәдер проектлаштырырга, ясарга мөмкин. Миңа калса, киләчәк кеше һәм ИТ технологияләр катнашмасында күзаллана”, - диде Саймон Бартли.

“Чемпионат катнашучыларның тарихында иң төп вакыйга булачак. Әмма гомумән карасак, WorldSkills International – ул үсеш, мирас, яңа потенциал. Яшьләрнең киләчәге өчен зур алгарыш булачак”, - диде WorldSkills International башлыгы.

  • Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөньякүләм чемпионаты 22-27 август көннәрендә уза. Анда алтмыштан артык илдән 1600 кеше катнашачак. Казан әлеге чемпионатны үткәрү хокукына, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен артта калдырып, WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә әгъза булып торучы барлык илләрдә үткәрелгән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2015 елда ия булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10