ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Мирас" фестивалендә Ильяс Камал беренче мәртәбә Дәүләт оркестры белән чыгыш ясый

23 гыйнвар 2019, 20:17 , Фото: пресс служба ГСО РТ

Әлеге минутларда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында "Мирас" фестивале концерты бара.

Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында "Мирас" фестивале яшь музыкант һәм композитор Ильяс Камалның икеләтә дебютын тәкъдим итә. Яшь иҗатчы солист буларак та, музыкант буларак та Дәүләт симфоник оркестры белән беренче мәртәбә чыгыш ясый.

Хәзерге минутларда фестиваленең икенче концерты Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында бара. Концертның дирижеры - Рөстәм Абязов.

Концертның беренче бүлегендә виоленчелист Ильяс Камал оркестр белән бергә солист буларак, Нәҗип Җиһановның "Нжери" балтыннан адажио башкарды. Әсәрне оркестр белән виолончель өчен А.Луппов эшкәрткән.

"Мин тамашачы алдында да, оркестр музыкантлары алдында да, Нәҗип Җиһанов рухы алдында да җаваплылык тойдым", диде Ильяс Камал "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Композитор буларак тамашачыга Ильяс Камалның "Виолончель белән оркестр өчен" концерты тәкъдим ителде. Бу аның дүрт ел элек язылган әсәре. "Әсәрдә милли рух та, бәлки бик үк милли кебек тоелмаган заманча яңгырашта бар", - ди автор.

  • Нәҗип Җиһанов исемендәге "Мирас" татар музыкасы фестивале дүртенче сезон оештырыла. Фестивальне Татарстан Дәүләт симфоник оркестры уздыра. Арт-директоры - музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы, професор Вадим Дулат-Алеев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10