ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казандагы эре автосалонның экс-менеджерын 18 миллион урлауда шикләнеп тоткарлаганнар

23 гыйнвар 2019, 11:51

Полициягә гариза белән автосалон вәкиле, шулай ук зыян күргән 26 кеше мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Казандагы  эре автосалонның элеккеге менеджерын 18 миллион сумлык мошенниклыкта шикләнеп  тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Автомобиль сату белән мошенниклык кылуда шикләнелүче 29 яшьлек ир-ат тоткарланды. Казан полицейскийлары аны кыска вакыт эчендә ачыклады һәм тоткарлады», - дип сөйләделәр полициядә.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, «Горки» полиция бүлегенә шәһәр автосалоннарының берсендә эшләүче кеше мөрәҗәгать иткән. Ул мошенниклык гамәлләре һәм документларны ялганлап ясау юлы аша акча алу факты буенча гариза язган.

Соңыннан полициягә тагын 26 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар бәяләү һәм сату өчен машиналарын автосалонга тапшырган булган.

Зыян күрүче яклар бәяләгәнчә, китерелгән матди зыян күләме 18 млн сумнан артып китә. 

«Хәзерге вакытта шикләнелүче тикшерү изоляторында тотыла. Полиция хезмәткәрләре тикшерү белән шөгыльләнә», – дип ачыклык керттеләр полициядә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10