ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда төбәк юлларында да тоталь контроль системасы камералары барлыкка киләчәк

23 гыйнвар 2019, 11:29 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татарстанда төбәк юлларында да тоталь контроль системасы камералары барлыкка киләчәк Республика Дәүләт автоинспекциясендә видеофиксация системасын алга таба үстерү планнары турында сөйләделәр.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда төбәк әһәмиятендәге трассаларда да тоталь контроль системасы камералары куелачак. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта тоталь контроль системасы республиканың федераль трассаларында эшли. Система 924 километр юлны контрольдә тота.

«Транспорт чаралары саны, автотранспорт хәрәкәте трафигы арту, ЮХИДИ шәхси составы кыскару сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү юнәлешен даими камилләштерү кирәк», – дип аңлаттылар Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә юлларда видеокамералар санын арттыру планнары турында.

  • «Татар-информ» элек тоталь контроль системасы эшенең үзенчәлекләре турында хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10