ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Габделфәт Сафин үзешчән җырчыларның чыгышларын “Тәртип фм” ешлыкларына бирергә тели

22 гыйнвар 2019, 18:03 , Фото: Султан Исхаков

Габделфәт Сафин үзешчән җырчыларның чыгышларын “Тәртип фм” ешлыкларына бирергә тели “Моңа үзебезгә алынырга кирәк”, - ди Татарстанның халык артисты.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин, “Алтын тавыш”ка – алтын “Акчарлак” конкурсында җиңүчеләрнең җырларын тамашачыга җиткерергә кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

“Аны без монда әйтәбез, ләкин радио-телевидениеләр үзләренчә эшли. Безнең шәхси телевидение булса, икенче төрле булыр иде. Әгәр инде җиңүчеләр язмышына алынсак, без аны үзебез тәкъдим итәргә, алар үзләре дә активлык күрсәтергә тиеш. Юкса, үз-үзеңне тәкъдим итмәсәң, сине берәү дә күрми шул. Бәйгедә яңгыраган барлык язмаларны "Тәртип фм”га бирүне үз өстебезгә алсак, менә бу эш була. ТНВ җитәкчесенең уе анда түгел”, - диде Габделфәт Сафин.

Аңа каршы Габделфәт Сафинның хатыны, “Акчарлак” нәшрият йорты директоры Рузилә Сафина: “Димәк, сез бәйге җиңүчеләренең язмаларын “Тәртип фм” ешлыгына бирергә алынасыз?” – дип сорады. Габделфәт Сафин: “Әйе” дип җавап бирде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10