ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Илсур Һадиуллин Татарстанда ярдәм нәтиҗәсендә яшь укытучылар мәктәптә төпләнүен әйтте

22 гыйнвар 2019, 15:12 , Фото: архив/Салават Камалетдинов, Султан Исхаков

Илсур Һадиуллин Татарстанда ярдәм нәтиҗәсендә яшь укытучылар мәктәптә төпләнүен әйтте Грант өчен ел саен 170 миллион сумнан артык акча бүленә, яшь укытучыларның 80 проценттан артыгы мәктәпләрдә эшләргә кала.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Залитко). Татарстанда укытучыларга грант ярдәме күрсәтү өчен ел саен 170 миллион сумнан артык акча бүленә. Яшь укытучыларның 80 проценттан артыгы мәктәпләрдә укытырга кала. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Бөтенроссия һөнәри бәйгеләреннән тыш, республика безнең укытучыларга грантлар аша да булышлык күрсәтә. Татарстанда мөгаллимнәргә грант ярдәме күрсәтү өчен ел саен 170 миллион сумнан артык акча бүленә», - диде Илсур Һадиуллин.

Россия күләмендәге һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр әзерли торган педагогларга ярдәм күрсәтү программасын һәм төрле тармаклардан килеп, кабат һөнәри әзерлек узучы яңа мөгаллимнәргә булышуны максат итеп куйган «Безнең яңа укытучы» программасын да төп проектлар рәтендә карарга мөмкин. 

Спикер сүзләренчә, шундый ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә яшь укытучыларның 80 проценттан артыгы мәктәпләрдә төпләнә, ә олимпиада призерлары саны буенча Татарстан Россиядә өченче урынны били.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10