ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дэвид Хоуи: «Kazan Expo – дөнья дәрәҗәсендәге объект»

22 гыйнвар 2019, 13:27 , Фото: Рамиль Гали

Дэвид Хоуи: «Kazan Expo – дөнья дәрәҗәсендәге объект» WorldSkills International оешмасының башкарма директоры фикеренчә, дөньякүләм чемпионат күргәзмә үзәге эше өчен яхшы башлангыч булачак.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионаты ярышларын үткәрү өчен мәйданчык булачак Kazan Expo күргәзмәләр үзәге - дөнья дәрәҗәсендәге объект. WorldSkills International оешмасының башкарма директоры Дэвид Хоуи яңа комплексны әнә шулай бәяләде.

«Kazan Expo – дөнья дәрәҗәсендәге объект. Без аны төзелеш стадиясендә күзәттек, хәзер исә әзерлек эшләренең ничек баруын карыйбыз. Безнеңчә, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылачак һәм WorldSkills чемпионаты бу күркәм объектка этәргеч бирәчәк», - диде Дэвид Хоуи.

  • WorldSkills International оешмасының башкарма директоры Казанга чемпионатка әзерлек атналыгына килде. Ул 21-25 гыйнварда уза.

Кичә Дэвид Хоуи WorldSkills-2019 чемпионатына югары дәрәҗәдә әзерләнгән өчен Россия һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

  • Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөньякүләм чемпионаты 22-27 август көннәрендә уза. Анда алтмыштан артык илдән 1600 кеше катнашачак. Казан әлеге чемпионатны үткәрү хокукына, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен артта калдырып, WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә әгъза булып торучы барлык илләрдә үткәрелгән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2015 елда ия булды.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10