ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Димитровградта сәхнәдә егылып үлгән җырчының ни сәбәпле вафат булуы билгеле

22 гыйнвар 2019, 12:27 , Фото: соцсети

Димитровградта сәхнәдә егылып үлгән җырчының ни сәбәпле вафат булуы билгеле Фәния Хәлиуллинаның дусты Мөнирә Джумаева сүзләренчә, җырчының баш миенә кан савып, юан кан тамыры шартлаган.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге “Восход” мәдәният йорты сәхнәсендә җырлаганда Фәния Хәлиуллина баш миенә кан савып, юан кан тамыры шартлаудан вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчының дусты, шәһәрнең 22нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева сөйләде.

Мөнирә Джумаева дустының авырып йөргәнен хәтерләмәсә дә, кан басымыннан зарланганын ишеткән.

“Соңгы вакытта кан басымы уйный әле”, - диде. “Фәния, табибка бар, ул бит инде тиешле даруны, тиешле нормада язып бирә”, дидем. “Әй, эчтем инде мин, хәзер төште”, дия иде. Бөтенебез шул бит инде. Ә аның баш миенә кан сауган. Юан тамыры кинәт шартлаган диделәр”, - дип сөйләде ул “Татар-информ”га.

  • Әлеге фаҗига турында тулырак “Интертат” сайтыннан укый аласыз.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10