ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Раил Садриев балаларга татар спектакльләрен бушлай күрсәтергә кирәк дип саный

22 гыйнвар 2019, 12:12 , Фото: Султан Исхаков

Раил Садриев балаларга татар спектакльләрен бушлай күрсәтергә кирәк дип саный Бу - Россия күләмендәге проблема, ди Буа театры директоры.
(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриев балалар өчен татарча спектакльләрне бушлай күрсәтергә кирәк, дип саный. Бу фикерен ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында түгәрәк өстәл барышында әйтте. 
 
"Зәвык менталитетка бәйле. Безнең иң зур бәла - без татарча фикер йөртмибез. Авылга интернет килеп кергәч, балалар русча сөйләшә башлады. Дәүләт шундый мөмкинлек тудырса, балаларга татар спектакльләрен бушлай күрсәтеп, шул рәвешле аларга үтеп керәсе иде", - ди Буа театры директоры. 
 
Раил Садриев Буадагы  мәктәпләрдән балаларны театрга китерә алмауларын да әйтте.
 
"Ата-ананың, беренчедән, матди мөмкинчелеге, икенчедән вакыты юк. Театрларны мәктәпкә кертмәү - Россия күләмендә зур проблема", - диде театр җитәкчесе.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10