ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан таможнясы 2018 елда 14 млн сумлык контрафакт продукция ачыклаган

22 гыйнвар 2019, 11:45 , Фото: архив tatarstan.ru

Татарстан таможнясы 2018 елда 14 млн сумлык контрафакт продукция ачыклаган Контрафакт продукция арасында клеенка, конфетлар, дарулар, тәмәке, кием-салым, аяк киеме еш очраган.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстан таможнясы, Татар транспорт прокуратурасы, Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор идарәсе белән берлектә, 13 млн 976 мең 767 сумлык контрафакт продукция ачыклаган. Бу хакта журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүлеков әйтте.

Контрафакт продукциягә каршы көрәш барышында, барлыгы 289 мең 243 берәмлек контрафакт продукция ачыкланган. Узган елның шушы чорында 625 мең сумга 66 берәмлек контрафакт продукция теркәлгән булган.

Таможня контроле барышында, товар чыкканчы 15781 берәмлек контрафакт продукция ачыкланган. Былтыр ул 1 118 берәмлек булган. Контрафакт продукция арасында клеенка, конфетлар, дарулар, тәмәке, кием-салым, аяк киеме еш очраган.

Альберт Мәүлеков 2018 елда товар чыккач 39 таможня тикшерүе үткәрелгәнен әйтте. Аның нәтиҗәләре буенча федераль бюджетка 144 млн сум күләмендә таможня түләүләре һәм штрафлары күчкән. Административ хокук бозулар турында 62 эш, 3 җинаять эше кузгатылган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10