ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда WorldSkills-2019 чемпионаты башланырга ничә көн калганын саный торган стела ачыла

22 гыйнвар 2019, 11:11 , Фото: архив/Регина Гумарова

Казанда WorldSkills-2019 чемпионаты башланырга ничә көн калганын саный торган стела ачыла Тантаналы вакыйга 45нче эшче һөнәрләр чемпионатына әзерлек атнасы кысаларында узачак.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда 24 гыйнварга кадәр һөнәри осталык буенча WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионаты башланырга ничә көн калганын саный торган стела ачылачак. Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе медиа департаменты җитәкчесе Диләрә Хәсәнова шул хакта хәбәр итте.

«Стела Бауман урамында 24 гыйнвар көнне тантаналы төстә ачыла. Шул рәвешле, без тәүге катнашучылар килергә 200 көн калуын символик рәвештә билгеләп үтәчәкбез», - диде Хәсәнова.

Тантаналы вакыйга 45нче эшче һөнәрләр чемпионатына әзерлек атнасы кысаларында узачак, ул Казанда 21еннән 25 гыйнварга кадәр дәвам итә. Чарада 61 илдән килгән 600 кеше катнашыр дип көтелә. Алар техник мәсьәләләр хакында фикер алышырга һәм ярышлар үткәреләчәк Kazan Expo күргәзмәләр үзәге белән танышырга ниятли.

  • Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөньякүләм чемпионаты 22-27 август көннәрендә уза. Анда 60тан артык илдән 1600 кеше катнашачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10