ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт янында ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә хатын-кыз йөртүче зыян күргән

22 гыйнвар 2019, 09:50 , Фото: соцсети

Әлмәт янында ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә хатын-кыз йөртүче зыян күргән Социаль челтәрләрдән файдаланучылар юл һәлакәте булган урыннан фотолар урнаштырган.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәт янында ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә хатын-кыз йөртүче зыян күргән. Юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авария бүген иртән «Ян» чаңгы базасы янында булган. Биредә 15нче модель «Лада» һәм «Волга» автомобильләре бәрелешкән.

Юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр иткәнчә, авария нәтиҗәсендә «Лада» автомобиленең йөртүчесе зыян күргән. Хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре һәм авариядә ничә кешенең зыян күрүе ачыклана.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10