ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2024 елга кадәр Россиядә пенсия алды яшендәге 450 мең кешенең квалификациясен күтәрәчәкләр

22 гыйнвар 2019, 09:34

Квалификация күтәрү курсларын финанслауга 30 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). 2024 елга пенсия алды яшендәге 450 мең кеше һөнәри әзерлек һәм квалификация арттыру курслары узарга тиеш. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Голикова сүзләренчә, әлеге программа өч ай дәвам итәчәк, аның уртача бәясе 53 мең сум тәшкил итәр дип көтелә. Анда катнашучы эшсезләр минималь хезмәт хакы күләмендә стипендия алачак.

Ел саен 75 мең кеше өчен квалификация күтәрү курслары узар дип көтелә. 2024 елга кадәр әлеге курсларны финанслауга 30 миллиард сум акча (нигездә, федераль бюджеттан) юнәлдереләчәк, дип искәртте вице-премьер. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10