ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Әлки районында православие дине вәкилләре изгеләндерелгән бәкедә коенды

19 гыйнвар 2019, 23:00

Бәкеләр янында медицина хезмәткәрләре,коткаручылар кизу торды.

(Әлки, 19 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Буген православие динен тотучылар Хач ману бәйрәмен билгеләп утә. Әлеге бәйрәмдә изгеләндерелгән суда коену гадәткә кергән. Әлки районы Базарлы Матак, Хурада, Хузангай авыллары сулыкларында хач формасындагы бәкеләр тишелде.

Төнге сәгать 12дә Базарлы Матак буасында ясалган бәкедәге суны благочинный Андрей Зиньков изгеләндерде. Быелгы бәйрәм "Крещение суыклары" белән килмәсә дә,төнлә җилле, салкын иде. Шулай да коенучылар булды.

Агрокөллият укучысы Артур Умнов быел иорданьда икенче мәртәбә коена. "Суга чумгач шундый җиңеллек,рәхәтлек тоясың,өшетми дә", - ди ул.

"Алексеевскдорстрой"да эшләуче Алексей Леонтьев та изгеләндпрелгән суда коенуның кутәренке рух өстәвен әйтә, "Мин ел да коенам,шуңадыр, салкын тиеп авыруның ни икәнен дә белмим", - ди ул.

Раиса Долгушова, Валерий Чубуков, Олег Егоров та иорданьга чумып чыктылар hәм зур канәгатьләну алуларын әйттеләр. Бәкеләр янында медицина хезмәткәрләре,коткаручылар кизу торды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10