ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Самара татарлары “Туган тел” җәмгыятенең утыз еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә

19 гыйнвар 2019, 15:19

Тольяттида “Язлар моңы-2019” VIII үзешчән халык иҗаты фестивале дә юбилейга багышлана.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 2019 елда Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыятенә 30 ел тула. Өлкә татарлары юбилей чараларына әзерләнә. Бу турыда Сызрань шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.

15 гыйнварда бәйрәм чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы булган. Планга Самара өлкәсе җәмгыяте, татар иҗтимагый оешмасы һәм муниципаль берәмлекләрнең киңәйтелгән утырышын керткәннәр.

Шулай ук юбилей уңаеннан “Самар татарлары” журналының махсус номерын чыгарачаклар, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты, Фатыйх Мортазин грантын гамәлгә кую, Сызраньда татар яшьләре көне уздыру да ниятләнә.

Өлкә татарлары “Татар кызы-2019”, “Татар егете-2019”, “Милли бию” бәйгеләре, оешманың юбилей медальләрен ясау һ.б. чаралар да оештырырга җыена.

Быел Тольятти шәһәр округының “Язлар моңы-2019” VIII үзешчән халык иҗаты фестивале дә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгы химаясында узачак, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10