ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Финляндия татарлары Илһам Шакиров совет чорында милли хисебезне җанландырды дип искә ала

19 гыйнвар 2019, 13:02 , Фото: Зилә Мөбәрәкшина

Финляндия татарлары Илһам Шакиров совет чорында милли хисебезне җанландырды дип искә ала Финляндия татарлары милләтнең уртак кайгысын уртаклашты.

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Финляндиядә яшәүче татарлар Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны совет чорында килеп, милли хисләрне җанландырды дигән фикердә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Финляндия төркиләре берлеге рәисе Варол Абдрахим хәбәр итте.

"Татар милләтенең зур, уртак булган кайгысын Финляндиядә яшәүче татарлар уртаклаша. Мәрхүм Илһам Шакиров Финляндиягә Габдулла Тукай җәмгыятенең чакыруы белән совет чорында килде. 1968 елда ул үзенең артистлар төркеме белән иде", - ди Варол Абдрахим.

Илһам Шакиров Финляндиядә яшәүче татар халыкын моңлы җырлары белән милли хисләрен җанландырган. "Еллар буенча биш-алты тапкыр Финляндиягә килеп, дуслык җепләрен ныгытты ул. Олы яшендә дә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән килеп чәй кичәләребездә истәлекле концертларын бирде", - диде рәис.

"Илһам абыйның үз халкы өчен булган хезмәтләрен онытмыйбыз, аның хатирәсен хөрмәтлибез. Ходай Тәгалә мәрхүмнә рух тынычлыгы һәм җәннәтне насыйп итсә иде", - дип сөйләде Финляндиянең Исламия җәмәгате рәисе Гөлтән Бәдретдин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10