ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният

«Татарча лайфхак» проектының яңа чыгарылышы татар кызлары биюенә багышлана

19 гыйнвар 2019, 17:23

«Татарча лайфхак» проектының яңа чыгарылышы татар кызлары биюенә багышлана Әлеге чыгарылыш та «Интертат» сайты укучылары соравы буенча әзерләнде.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). «Интертат» электрон газетасының махсус проекты «Татарча лайфхак»ның чираттагы чыгарылышында татар кызлары биюен өйрәтәләр. Бу проектта татар халкы белән бәйле лайфхаклар тәкъдим ителә.

Биюне Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе Алсу Мәгъсүмҗанова өйрәтә. Проект авторы - Илгиз Шәкүров. Видео - Шамил Хәлиуллов. 

Алдагы, өченче чыгарылышта татар егетләрен татарча биергә өйрәткән булсалар, яңа чыгарылыш татар кызлары биюенә багышлана. Әлеге чыгарылыш, алдагылары кебек үк, «Интертат» электрон газетасы укучылары соравы буенча әзерләнде. 

  • Беренче чыгарылышта чәкчәк пешерүнең җайлы ысулы күрсәтелгән иде.
  • Икенче чыгарылышта танылган скрипкачы Динә Закиров җайлы итеп калфак тегү ысулын тәкъдим итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10