ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чистайда бер хатын-кыз ахирәте янына кунакка килгән һәм янгында һәлак булган

18 гыйнвар 2019, 11:12 , Фото: ГУ МЧС по РТ

Чистайда бер хатын-кыз ахирәте янына кунакка килгән һәм янгында һәлак булган Янгын сүндерүчеләр ут капкан йорттан хуҗабикәне алып чыгарга өлгергән.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Чистайда бер хатын-кыз ахирәте янына кунакка килгән һәм янгында һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Горький урамында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. 67нче янгын-коткару часте хезмәткәрләрен 43 яшьлек хатын-кыз — хуҗабикәнең кызы каршы алган. Ул йортның тәрәзәләрен ватып урамга чыгуы, өйдә әнисе белән ахирәте калуы хакында хәбәр иткән», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Күршеләр ут белән көрәшүчеләргә әлеге йортта яшәүчеләрнең исерткеч эчемлекләр белән дус булуын әйткән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өйгә кергәч, аш бүлмәсе янында аңсыз яткан хатын-кызга тап булган. Зыян күрүчене урамга алып чыгып, табибларга тапшырганнар.

12 минуттан соң янгынны тулысынча сүндергәннәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янган җиһазларны аралаган вакытта кунакка килгән хатын-кызның үле гәүдәсенә юлыккан.

Ис газы белән агуланган һәм исерек хәлдәге хатын-кызны хастаханәгә озатканнар. Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10