ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Айдар Галимов Илһам Шакировның китүен җырчыларның ятим калуына тиңли

18 гыйнвар 2019, 10:20 , Фото: Рамиль Гали,архив/Александр Эшкинин

Айдар Галимов Илһам Шакировның китүен җырчыларның ятим калуына тиңли Айдар Галимов бүген Уфадан Илһам Шакиров белән хушлашу, баш ию өчен килгән.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Илһам Шакировның китүен җырчыларның ятим калуына тиңли. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә бөек җырчы белән хушлашу мәрасиме башланыр алдыннан әйтте.

Айдар Галимов бүген Уфадан Илһам Шакиров белән хушлашу, баш ию өчен килгән.

"Илһам абый фидакарь эшләп бик зур мирас калдырды. Без җырчылар үзебезне бер яктан ятим калган кебек хис итсәк, икенче яктан бик зур җаваплылык өстәлә. Без аның эшен тиешле дәрәҗәдә дәвам итәргә тиешбез", диде Айдар Галимов.

Илһам Шакиров белән хушлашу мәрасиме хәзерге вакытта Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры залында бара. Бөек җырчының җәсәде куелган сәхнә яныннан өзлексез халык агымы үтә.

Илһам Шакиров белән хушлашуның рәсми өлеше 11.00 сәгатьтә башлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10